news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайның Казандагы генераль консулы: Кытайда 1,4 млрд кеше коронавирус белән көрәшә

Кытайда авыруны кисәтү һәм контрольдә тоту буенча көчәйтелгән чаралар күрелә.

Кытайның Казандагы генераль консулы:  Кытайда 1,4 млрд кеше коронавирус белән көрәшә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Бүген Кытайда 1,4 миллиард кеше яңа төрдәге коронавирус эпидемиясе белән көрәшә. Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы У Инцинь «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Кытай Хөкүмәте тиз арада уртак профилактика һәм контроль буенча дәүләт системасын урнаштырды, 1,4 миллиард кеше үзара берләшеп авыру белән көрәшә. Хошэньшань һәм Лэйшэньшаньда 10 көн эчендә меңләгән койкалы яңа хастаханәләр төзелде», - дип искәртте генконсул.

Кытайда авыруны кисәтү һәм контрольдә тоту буенча көчәйтелгән чаралар күрелә. Шунлыктан Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ил эпидемиягә каршы көрәшүнең «яңа моделен» кертте дип саный. Илдә барлыгы 330 медицина бригадасы оештырылган һәм 41 мең 600гә якын кешене Ухань шәһәре һәм Хубэй провинциясенә авыруларга ярдәм күрсәтергә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100