Әлмәттә шартлаган машинаның йөртүчесе җитди тән җәрәхәтләре алган

Әлеге хәл бүген иртән Төзүчеләр проспекты буенча 62нче номерлы йорт янында килеп чыккан.

(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Әлмәттә шартлаган машина йөртүчесенең кулы, йөзе һәм муены җитди җәрәхәтләнгән. Әлеге хәл бүген иртән Төзүчеләр проспекты буенча 62нче номерлы йорт каршында килеп чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Фольксваген Туарег" автомобиле януы турында хәбәр бүген 9.09 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына килде", – дип ачыкладылар Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Урынга чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр санаулы минутлар эчендә утны сүндергән. Янгын мәйданы 3 квадрат метрны тәшкил иткән. Ут машинаның эчке ягын, утыргычларын һәм приборлар панелен юкка чыгарган.

"Фольксваген”ның кул чуклары, йөзе һәм муены пешкән 57 яшьлек шоферын Әлмәт районы үзәк хастаханәсенә илткәннәр.

Янгынның беренчел сәбәбе - автомобильнең механизмнары төзек булмау.

“Татар-информ" элек Әлмәттә видеокүзәтү камерасына йөртүчесе булган машина салонында шартлау мизгеле эләккәнлеген хәбәр иткән иде.