Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы складларда булган янгын фотосын чыгарды

Янгын 5,5 мең квадрат метрдан артык мәйданда агачлы складларны колачлаган.

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казанда складларда зур янгын сүндерү кадрларын бастырып чыгарды.

Сәнәгать зонасы территориясендә янгын сүндерү өчен 141 кеше һәм 39 берәмлек техника җәлеп ителгән.

  • Кичә кич Химия урамында янгын чыгу турында хәбәр килде. Ут биш мең ярым квадрат метрдан артык мәйданда агачлы складларны колачлаган.