Прокуратура Казан үзәгендә автобус янганнан соң тикшерү башлады

Күзәтчелек ведомствосы пассажирлар йөртүне оештыру таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Прокуратура Казан үзәгендә автобус янганнан соң тикшерү башлады. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Казан прокуратурасы Татарстан урамында 54нче маршрут автобусы яну очрагыннан соң тикшерү оештырды.

Күзәтчелек ведомствосы пассажирлар йөртүне оештыру таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк. Әгәр хокук бозулар табылса, чаралар күреләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» Казан үзәгендә автобус янганлыгын хәбәр иткән иде.