news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ут капкан иномарканың двигателе һәм салонының бер өлеше янган

Янгынның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән.

Казанда  ут капкан иномарканың двигателе һәм салонының бер өлеше янган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Казанда чит ил автомобиленә ут капкан, машинаның двигателе һәм салонының бер өлеше янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә янгын сагы номерына (101) Воровский урамындагы 1нче йорт каршында «Хонда» автомобиленә ут кабу хакында хәбәр килгән.

Урында машинаның мотор бүлеге януы ачыкланган.

8.08 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, 2 квадрат метр мәйданда салонның бер өлеше һәм автомобильнең мотор бүлеге янган. Беркем дә зыян күрмәгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100