Казан үзәгендә автобус янган, пассажирлар салоннан чыгарга өлгергән

Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә автобус яна башлаган, пассажирлар салоннан чыгарга өлгергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 17.20 сәгатьтә 101нче янгын сүндерү бүлеге номерына Татарстан урамында 54нче маршрут автобусы януы турында хәбәр килгән.

Янгында беркем дә зыян күрмәгән, барлык пассажирлар да автобустан чыгарга өлгергән. Тиздән транспорт янына янгын сүндерүчеләр килеп җиткән. Янгын мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән. 17.38 сәгатьтә янгын сүндерелгән.