Казанда чит ил машинасы җәяүлеләр кичүендә мәктәп укучысын бәрдергән

Юл һәлакәте Голубятников урамындагы 16нчы йорт каршында җәяүлеләр кичүендә килеп чыккан.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Яңа Савин районында «Форд» автомобиле җәялеләр кичүендә 17 яшьлек кызны бәрдергән, шофер исерек булган, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Юл һәлакәте Голубятников урамындагы 16нчы йорт каршында җәяүлеләр кичүендә килеп чыккан.

Авария аркасында, кызның башы бәрелгән.