ТР да чиркәүләргә ут төртү буенча кузгатылган җинаять эшләре берләштерелгән

Тикшерү бу җинаятьләр бер үк затлар тарафыннан эшләнгән дип уйлый

  (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). ТР да чиркәүләргә ут төртү буенча кузгатылган 7 җинаять эше берләштерелгән һәм РФ ҖК ның 25 маддәсе буенча бер эш буларак тикшерелә, дип белдерде бүген журналистларга Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин.
Тикшерүнең бу җинаятьләр бер үк затлар тарафыннан эшләнгән дип уйлау өчен нигез бар, дип белдерде тикшерү вәкиле. Бу эш буенча кайбер эшләнмәләр бар, әмма тикшерү мәнфәгатьләрендә сер итеп саклана, дип белдерде А.Әхмәтшин.
“Җинаять эшләре аерым контрольдә тора. Көн саен тыңлаулар уза. Чөнки безнең бурыч – конфессиара бәхәс тудырмау. Кемдер халыкның дини принциплар буенча аерыла башлавын тели, барыннан да элек республикадагы тотрыклылык, толерантлыкны саклау мәнфәгатьләреннән иң авыр маддә буенча җинаять эше кузгаттык”, - дип билгеләп үтте ул.
Шул ук вакытта А.Әхмәтшин белдергәнчә, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре Түбән Камада террорлык акты буенча җинять эшен тикшерә. Әгәр чиркәүләргә ут төртү белән Түбән Камадагы вакйгаларда бер үк кешеләр катнашы ачыкланса, бу эшләр дә берләштереләчәк.