Татарстанда юл һәлакәтенә очрап 645 кешенең гомере өзелгән, 6409ы имгәнгән, җитди җәрәхәтләнгән

Соңгы 11 айда әнә шулай кешеләр үлеме белән тәмамланган транспорт һәлакәтләренең күпчелеге территориаль юлларда булган

 (Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 11 айда Татарстанда юл һәлакәтенә очраган 645 кешенең гомере өзелгән, 6409ы имгәнгән, җитди җәрәхәтләнгән – кешеләргә юлларда турыдан-туры бәла-каза салган 4915 транспорт һәлакәте нәтиҗәсе шундый. Быел шул рәвешле һәлак булган кешеләр саны узган елның 11 аендагыча (2011 елның 11 аенда – 651), тән казасына дучар булганнар былтыр – 6538 (2011дә – 6520).

Күренә ки, юллардагы вазгыять тотрыклыланды дияргә була, дип нәтиҗә чыгарды бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Юлларда үзеңне закон кысаларында тотуның төп факторларның берсе буларак юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җәзаның котылгысызлыгы” темасына уздырылган конференциядә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов. Юлларда транспорт һәлакәтләренең 70 проценттан артыгы торак пунктлардан читтә, ягъни трассаларда була, кешеләрнең үлеменә китергән сәбәпләр статистикасы, республиканың баш дәүләт автоинспекторы сүзләренчә, кан белән язылган: быел тизлек режимын бозу – 331 очрак, каршы як юлга чыгу – 195, җәяүле тарафыннан кагыйдә бозу – 124, җәяүлеләр кичүендә җәяүлене бәрдерү-таптату – 23. Республиканың 16 юл участогында (ә слайдта 12 урын күрсәтелде) тизлек режимы буенча чикләүләр гамәлдә, мисалга, М7 “Волга”, Чаллы – Сарман, Чаллы – Зәй – Әлмәт, Казан – Оренбург, Йошкар Ола – Яшел Үзән, Чистай – Түбән Кама һ.б. федераль һәм региональ әһәмияттәге юлларда. Анализ күрсәткәнчә, кешеләр үлеме белән тәмамланган быелгы транспорт һәлакәтләренең 286сы территориаль юлларда булган, 135е – федераль трассаларда, 116сы – эре шәһәрләрдә һәм район үзәкләренә, 72се – башкалада, 20се – авыл һәм бистәләрдә, 16сы - калган юлларда, диде.

Р.Миңнеханов җәяүлеләрнең юлда һәлак булуы мәсьәләсенә аерым тукталып, җәй һәм көз айларындагы статистиканы чагыштырды. Июнь-августта республикада 12 җәяүле һәлак булган, 171е имгәнгән, сентябрь-ноябрьдә исә 17 җәяүленең гомере транспорт һәлакәтендә өзелгән һәм 240ы тән казасына дучар ителгән. Шул рәвешле, җәен җәяүлеләр бәлагә тарган 174 транспорт һәлакәте килеп чыккан, көзен – 245, димәк, җәяүлеләрне бәрдерүләр сентябрьдән арткан.

Проблемалар булмасын өчен юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска кирәк – бу рульдәгеләргә дә, җәяүлеләргә дә кагыла: юл ваемсызлыкны, хаталарны кичерми, дип басым ясап әйтте ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов.