“Дорожный пристав” комплексы үзенең югары нәтиҗәлелеген раслады – Радик Ильясов

“Дорожный пристав” аппарат-программа комплексы ярдәмендә 3 айда җыелган ЮХИДИ штрафлары аннан алдагы 3 айдагыдан 4 млн. 26 мең сумга артыграк булган

  (Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Дорожный пристав” аппарат-программа комплексы үзенең югары нәтиҗәлелеген раслады, республикабыз юлларында эшкә керешеп, ул бөтен илебезгә танылды.

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының “Юлларда үзеңне закон кысаларында тотуның төп факторларның берсе буларак юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җәзаның котылгысызлыгы” темасына уздырган матбугат конференциясендә суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов бүген шулай дип игълан итте.

Аның сүзләренчә, Татарстанда салынган штрафларын, билгеләнгән алиментларын түләми качып йөрүчеләрне табып түләттерү максатыннан, республикада суд приставлары хезмәтенекеләр “Дорожный пристав” дип аталган программа комплексы файдалана. Хәзерге вакытта алар карамагында 7 аппарат: 2се – күчмә, калганнары – стационар. Андый аппаратлар ярдәмендә транспорт чараларының номерлары әлеге хезмәтнең белешмәләр базасындагылар белән автомат режимда чагыштырыла һәм, башкарма производствода аның хуҗасына карата эш кузгатылган булса, суд приставы-башкаручысы эшкә керешә. Бурычлы исә бурычын урында түләргә яки, түләгән булса, квитанциясен күрсәтергә тиеш була, юк икән, - бурычлының милкенә “Башкарма производство турында”гы федераль законның 80 нче маддәсе нигезендә арест салына.

ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе белән берлектә эшләп, “Дорожный пристав” комплексы ярдәмендә 1706 траспорт чарасы туктатылды, бурычлыларның 315 берәмлек милкенә 36 млн. 12 мең сумлык арест салынды, 12 млн. 649 мең сумлык бурычлары каплаттырылды, суд приставлары бүлегенә килү зарурияте язылган 126 таләп кәгазе тапшырылды, дип сөйләде Р.Ильясов. ЮХИДИ штрафларын түләттерү буенча, мәсәлән, шушы комплексларны файдаланганнан бирле 3 айда 44679 башкарма производство буенча эш тәмам булды һәм 26 млн. 469 мең сум күләмендә гомуми штраф түләттерелде – шуңа кадәрге 3 айдагыдан бу 6803 эшкә һәм 4 млн. 26 мең сумга артыграк, ягъни нәтиҗәлерәк дигән сүз, дип нәтиҗә чыгарды.

Сентябрьдән башлап, әлеге комплексны файдалану киңлеге җәелдерелеп, нәтиҗәдә, алар хәзер Казан каласына кергәндә ЮХИДИ постларында гына түгел, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга шәһәрләрендә, Питрәч районында да эшләтелә. “Татар-информ” хәбәрчесенең, нәтиҗәлелеге алай зур булгач, алар санын арттыру турында сүз бармыймы, шуның өчен бюджетта акча каралмаганмы, дип кызыксынуына идарә башлыгы Р.Ильясов, бик зур өмет бар, аларга ихтыяҗ зур, дию белән генә чикләнде.