Кама Тамагы районында 90 литр чамасы көмешкә алынган

Закон бозучылар җаваплылыкка тартылган.

(Кама Тамагы, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Идел таңнары"). Ел башыннан алып Кама Тамагы районында алкоголь һәм составында спирт булган продукцияләре әйләнеше, шулай ук сатып алучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон бозуның 30 очрагы ачыкланган, дип яза җирле басма.

Районда составында спирт булган 187,70 литр продукция алынган, шул исәптә 88, 60 литр көмешкә. 35 литр алкоголь продукциясенең маркировкасы булмавы ачыкланган. Алкоголь продукциясен документларсыз сату очраклары да бар, нәтиҗәдә 64,10 литр әйләнештән алынган.

Закон бозучылар җаваплылыкка тартылган. Гомуми суммасы 85 мең сум булган штрафлар салынган.