Төркиядә ял итүче Казан гаиләсендә җитлекми туган кызны башкалабызга кайтардылар

«Казан» аэропортында сабыйны, алга таба хастаханәгә салу өчен, махсуслаштырылган неонаталь бригадага тапшырдылар.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Төркиядә ял итүче Казан гаиләсендә җитлекми туган кызны Татарстан башкаласына эвакуацияләделәр. Бу хакта «Защита» Бөтенроссия катастрофалар медицинасы үзәге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Эвакуацияне, Мәскәүдә тукталыш ясап, пассажир авиарейслары шартларында үткәрделәр.

«Кыз Антальяда вакытыннан алда дөньяга килде һәм шәһәрдәге хастаханәләрнең берсендә табиблар аңа квалификацияле ярдәм күрсәтте. Сабыйның хәле тотрыклы төс алгач, аны Казанга кайтару мөмкинлеге туды», - дип белдерделәр оешмада.

Белгечләр юлда бала организмының функцияләрен, туклануын күзәткән, уңайлы температура саклаган, кислород һәм инфузион терапия кулланган.

«Казан» аэропортында сабыйны, алга таба хастаханәгә салу өчен, махсуслаштырылган неонаталь бригадага тапшырдылар.