Буада велосипедчы автомобильгә бәрелеп имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте аркасында велосипедчы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

(Буа, 4 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада велосипедчы туктап торган автомобильгә килеп бәрелгән һәм яраланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бу юл-транспорт һәлакәте 27 сентябрь көнне кичке 4нче яртыда була.

Шәһәрнең Ефремов урамындагы тротуардан барган велосипедчы Б.Хмельницкий урамы тыкрыгында туктаган “Лада Гранта” автомобиленә килеп бәрелә. Автомобиль бу вакытта төп юлдан баручы транспортның узып китүен туктап көтә торган була.

Велосипедчы ЮХИДИ инспекторларына хәлне “туктап өлгерә алмадым”, дип  аңлаткан. Юл-транспорт һәлакәте аркасында велосипедчы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.