Үлемгә китергән фаҗига

Кайбыч районының Шуширмә авылында бер ир-ат янып үлгән

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР муниципаль районының Шуширмә авылында бер ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Кайбыч таңнары”нда хәбәр ителә.
Шуширмә авылында яшәүче Рәшит Вәлиев хуҗалыгында янгын чыга: мал сарае яна башлый. Аның 1973 елда туган улы Илфак Вәлиев атын коткарам дип ут эченә керә, әмма, төтенгә буылып, фаҗигале рәвештә һәлак була. Ат, сыер, бозауны да коткара алмыйлар. Янгын урынына вакытында килеп җиткән Шуширмә, “Казаньзернопродукт”ның Колаңгы ашлык кабул итү пункты, Федоровскоеның ирекле янгын сүндерүчеләре ялкын телләренең өйгә күчүенә ирек бирми. Район гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.