420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Чирмешәндә яңа туган баласын, пакетка салып, кибет янында ташлап калдырган ананы кулга алдылар. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
“Эзләү вакытында полиция баланың әнисенең кем булуын ачыклады. Ул бала табылган кибеттә эшләүче 36 яшьлек сатучы булып чыккан”, - диделәр полициядә
Агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, хатын баласын үз иреннән тапмаган. Җинаятьтә шикләнелүче хатынны кулга алганнар. Хәзерге вакытта җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.
Ир-ат кичекмәстән полиция хезмәткәрләре һәм табиблар чакырган. Яңа туган баланың хәле уртача авыр дип бәяләнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Ә әнисен эзләүгә игълан иткәннәр.
Бу хәл буенча “Әнисенең яңа туган баланы үтерергә омтылуы” маддәсе буенча җинаять эше ачылды.