420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәт перинаталь үзәге табиблары Чирмешәндә кибет янында пакетта табылган яңа туган баланың сәламәтлеге турында сөйләде. Бу хакта «Әлмәт ТВ» хәбәр итә.
«Бүгенге көндә баланың хәле уртача авырлыкта. Сабый, сау-сәламәт диярлек. Стандарт буенча кирәкле тикшерү узачак», - дип сөйләгән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Разия Галиева. Аның сүзләренчә, сабыйның тышкы имгәнүләре юк.