news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иске чиркәүдән сыер абзары ясаулары турындагы мәгълүматны тикшерәләр

Архитектура һәйкәлләре Танкеевка һәм Ширбәт авылларында урнашкан.

Татарстанда иске чиркәүдән сыер абзары ясаулары турындагы мәгълүматны тикшерәләр

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстан прокуратурасы Спас районында ике борынгы чиркәүдә сыерлар абзары һәм ашлык саклау склады урнашкан дигән мәгълүматны тикшерә.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, хәзер биналарда ашлык склады һәм сыер абзары булуы турында мәгълүмат социаль челтәрдә чыкты. Архитектура һәйкәлләре Танкеевка һәм Ширбәт авылларында урнашкан.

«Бөтен мәгълүмат тикшерү өчен район прокуратурасына тапшырылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча чаралар кабул ителәчәк», — диде Руслан Галиев.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100