news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кирилл Доронин Finiko эше буенча үзен кулга алуга карата шикаять биргән

Суд карары буенча Доронин 28 сентябрьгә кадәр, мошенниклыкта гаепләнеп, тикшерү изоляторына җибәрелде.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казанның Вахитов судына Finiko финанс оешмасы җитәкчесенең берсе Кирилл Доронинны кулга алу турындагы карарны гамәлдән чыгару үтенече белән шикаять килде.

Үткән җомгада Доронинны тоткарладылар. Шул ук көнне тикшерү судта аның 2 айга кулга алынуын сорады. Прокуратура үтенечне хуплады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына судта хәбәр иттеләр.

Суд карары буенча Доронин 28 сентябрьгә кадәр, мошенниклыкта гаепләнеп, тикшерү изоляторына җибәрелде.

Утырыш вакытында Доронин гаепләү белән килешмәвен белдерде. Аның адвокаты Всеволод Добрынин Finiko оешмасына акча кертүчеләрне алдан ук акчаны югалтырга мөмкин булулары турында кисәтүләрен әйтте. Моннан тыш, яклаучы сүзләренчә, аларның берсе дә эшмәкәргә акчаны турыдан-туры тапшырмаган, ә криптовалютаны болай дип атарга ярамый.

Доронин һәм аның адвокаты судтан өй аресты белән чикләнергә сорадылар, ләкин судья гаепләү таләбе белән килеште һәм бизнесменны рәшәткә артына җибәрде. Яклау ягы суд карары белән канәгать калмады, аңа шикаять итәчәген белдерде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мәскәү, Татарстан һәм Краснодар краенда миллионга якын кеше Finiko корбаны булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100