news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ Филология институты Уфадагы коллегалары Илшат Насыйповның кайгысын уртаклаша

Башкорт дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйповның тормыш иптәше Әдилә Зыят кызы вакытсыз вафат булган.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге һәм укытучылары Башкортстандагы коллегалары Илшат Насыйповның кайгысын уртаклаша.

«М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы профессор Илшат Сәхиятулла улы Насыйповның тормыш иптәше Әдилә Зыят кызы вакытсыз вафат булган. Шул сәбәпле Илшат Насыйповның, мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз», диелгән кайгынамәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100