news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Finiko оешмасыннан зыян күрүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаттылар

Финанс пирамидасыннан зыян күрүчеләргә Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Баш Тикшерү идарәсенә яки йорт янындагы Эчке эшләр органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Хәзерге вакытта хокук саклау органнарына Finiko финанс пирамидасыннан зыян күрүчеләрдән бик күп гаризалар килә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы гаризаны карау процессын тизләтү максатыннан кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.

Бу оешмадан зыян күрүчеләргә Академик Губкин урамы, 50 адресы буенча урнашкан Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Баш Тикшерү идарәсенә яки якындагы Эчке эшләр органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, мөрәҗәгатьне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында «Мөрәҗәгатьләрне кабул итү» бүлегендә калдырырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100