news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Мәскәүдән килүче автомобиль трассадан читкә чыккан һәм әйләнеп капланган

Кеше үлеменә китергән авария кичә республиканың Апас районында булган.

Татарстанда Мәскәүдән килүче автомобиль трассадан читкә чыккан һәм әйләнеп капланган
шаһитлар

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда Мәскәүдән килүче автомобиль трассадан читкә чыккан һәм әйләнеп капланган, шоферы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр сөйләде.

Алар әйтүенчә, авария кичә иртәнге унберләр тирәсендә республиканың Апас районында булган. Мәскәү номерлары куелган «Шевроле Нива», зур тизлектә хәрәкәт итү нәтиҗәсендә идарәсен югалтып, трассадан читкә чыккан һәм әйләнеп капланган.

«Без шунда ук шоферга ярдәмгә ашыктык. Ашыгыч ярдәм табиблары да авария урынына бик тиз килеп җитте. Табиблар өлкән яшьтәге ир-атка ярдәм итәргә тырышып караса да, соң иде инде», — диде шаһитлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100