news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан янындагы ял базасында дүрт йорт янган, хатын-кызның тәне пешкән

Бүген кич республиканың Лаеш районында Зеленый Бор ял базасында янгын чыккан.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан янындагы ял базасында йортлар янган, бер хатын-кызның тәне пешкән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген кичке алтыда Лаеш районындагы «Хезмәт ветераннары - 9» дача ширкәтенең Зеленый Бор ял базасында янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Урынга 120,119нчы янгын сүндерү частьләре барган. Тактадан ясалган ике бакча йорты һәм брустан ике йорт янган.

Кичке җидедә янгын сүндерелгән. 

 Янгында 28 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, аның җилкәсе һәм табаны пешкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100