Казанда караватның металл корылмасына башы кысылган баланы коткарганнар

Коткаручылар баланың башын чыгарырга ярдәм иткән, ә ата-ана белән көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшкәннәр.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда караватка башы кысылган баланы коткарганнар. Бу турыда  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

3 июльдә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Ершов урамындагы йортларның берсендәге фатирда ике яшьлек кыз баланың башы караватның металл корылмалары арасында кысылып калган.

2нче зональ коткару-эзләү отряды коткаручылары баланың башын чыгарырга ярдәм иткән, ә ата-ана белән көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшкәннәр.