Казанда өч катлы йортта чыккан янгыннан өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарганнар

Янгынның ваннада чыкканлыгы ачыкланган.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда өч катлы йортта чыккан янгыннан өлкән яшьтәге хатын-кызны коткардылар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 04.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына Җиләкле урамында өч катлы йортның икенче катындагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килде.

Янгын сүндерүчеләр фатирга баскыч аша менгән һәм 91 яшьлек фатир хуҗасын махсус битлек кидереп, урамга алып чыкканнар. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып киткән.

Янгынның ваннада чыгуы ачыкланган. Янгын 0,5 квадрат метр мәйданга зыян китергән.

Янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.