Әлмәт районында ком төялгән самосвал фурага бәрелгән

Бәрелешкәннән соң, юлга ком чәчелгән.
(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Әлмәт районында ком төялгән самосвал йөк машинасына бәрелгән. Юл һәлакәте турында видео социаль челтәрләрдә чыкты.Юл-транспорт һәлакәте Колшәрип авылыннан ерак түгел Чаллы борылышында килеп чыккан. Кадрлардан күренгәнчә, бәрелешкәннән соң, “КАМАЗ”кабинасы бөтенләй җимерелгән, төялгән комы юлга сибелгән.Һәлакәттә зыян күрчеләр ачыклана.