Казанда чит ил машинасы көпчәге астына эләгеп волонтер үлгән

волонтер кыз Казанга Киров өлкәсеннән килгән

  (Казан, 4 июль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Казанда Бөтендөнья студентлар уеннары башланыр алдыннан фаҗига булган.
“Татар-информ” МА хәбәрчесенә прокуратурада белдерүләренчә, 2 июльдә 22.00 сәгатьтә Парин урамында Универсиада авылы каршында волонтер кыз автомобиль көпчәге астына эләккән. Зыян күрүче 3 июльдә алган тән җәрәхәтләреннән Республика клиник хастаханәсендә вафат булган.
1986 елгы Вера Скулкина Казанга Киров өлкәсеннән килгән булган. Аны күпсанлы шаһитлар каршында BMW X3 автомобиле белән идарә иткән 1993 елгы кыз бәрдергән.
Бүген волонтерны таптатып үтерү факты буенча РФ Җинаять Кодексының “Юлда йөрү кагыйдәләрен бозу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.