Яңа Чишмә районындагы һәлакәттә ике хатын-кыз зыян күргән

Юл һәлакәте Әзи – Шентала юлының Парковая урамында килеп чыга.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Яңа Чишмә районында ике машина бәрелешү аркасында ике хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Республкасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Кичә 112 бердәм коткару номерына Әзи – Шентала юлының 6 нчы чакырымында, Парковая урамы 1  йорт каршында булган һәлакәт турында мәгълүмат килеп ирешә. 63 яшьлек әлмәтле идарә иткән "Тойота" автомобиле, 66 яшьлек Түбән Кама кешесе йөрткән "Форд Экоспорт" машинасы белән бәрелешә.

Һәлакәт урынында  124 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре, табиблар һәм  полиция хезмәткәрләре килә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында "Форд" машинасындагы 65 һәм 67 яшьлек ике хатын-кыз зыян күрә, алар хастаханәгә озатыла.