Волгоград өлкәсендәге янгында өч бала һәлак булган

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе хәбәр итә.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Волгоград өлкәсенең Котельниковский районындагы шәхси йортта чыккан янгында өч бала һәлак булган. Бу хата Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле идарәсенә сылтама белән "Известия" басмасы җиткерә. Янгын 4 июньдә иртән чыга.

"Котельниковский районындагы Красноярский хуторындагы шәхси йортта чыккан янгын турында мәгълүмат Мәскәү вакыты белән 07.50 сәгатьтә килеп ирешә", – диелә идарә тармагы хәбәрендә.

Янгын ярты сәгать эчендә сүндерелә, фаҗига урынын тикшергәндә коткаручылар янгында һәлак булган өч баланың гәүдәсенә тап булалар. Вафат булган, 2014, 2012, 2010 елгы балаларның шәхесләре ачыкланган. 

Россия Тикшерү комитетының җирле тикшерү органнары идарәсе фаҗиганең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль.