Видео: Тәтеш районындагы һәлакәт турында өстәмә мәгълүмат пәйда булды

Тәтеш районындагы юл һәлакәтендә вафат булучылар иминлек каешларын эләктермәгән булган.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Тәтеш районындагы килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте турында тулырак мәгълүмат пәйда булды. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, һәлак булучылар бәрелү вакытында иминлек каешларны эләктермәгән булган.

Искәртеп үтәбез, алданрак "Татар-информ", мәгълүмат агентлыгы Апас – Тәтеш юлының 28 чакрымында "Лада Гранта" белән "Шевроле Кобальт" автомобильләре берелешүе хакында хәбәр иткән иде

ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, 44 яшьлек "Лада Гранта" йөртүчесе тизлекне арттыра. Бәрелгән Лада"ның спидометр угы 160 км/сәг күрсәткечендә туктап калган, диелә. Ә юлның бу өлешендә, төзекләндерү эшләре алып бару сәбәпле, рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә нибары 40 чакрым гына. "Лада" каршы як полосага чыга һәм "Шевроле Кобальт" белән бәрелешә. 

Һәлакәт аркасында "Лада" йөртүчесе һәм 38 яшьлек пассажир һәлак була. Алар икесе дә иминлек каешларын эләктермәгән.

Шулай ук "Шевроле Кобальт"та булган өч кеше – 71, 63, 58 яшьлек пассажирлар һәлак була. Артта утырып барган ике пассажир шулай ук иминлек каешларны эләктермәгән була. 

62 яшьлек "Шевроле" йөртүчесе каешын эләктергән, 6 яшьлек бала махсус утыргычыта була, алар икесе дә исән кала. 

Шул уңайдан Дәүләт автоинспекциясе, йөртүче һәм пассажирларның иминлек каешларын эләктергән булырга тиешлеге турында кисәтә. Транспорт куркынычсызлыгы үзәге тикшеренүләренә караганда, иминлек каешларын куллану, юл һәлактәте булган очракта үлем һәм имгәнү ихтималын, йөртүче һәм алда утырып баручы пассажир өчен – 50 процентка, ә арттагы пассажирлар өчен – 25 процентка киметә. Машина әйләнгән вакытта, каешлар эләктерлегән булса, исән калу мөмкинлеге 5 тапкырга югары.