Британия полициясе Лондондагы терактта 6 кеше һәлак булуын белдерде

Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, һөҗүмдә 3 террорчы катнашкан һәм алар барысы да юк ителгән.

(Казан, 4 июнь, "Тата-информ"). Шимбә көнне Лондонда алты кеше терракт корбаны була. Һөҗүмдә 3 террорчы катнашкан. Бу хакта Скотленд Ярд полиция штаб-квартиры шефының урынбасары Марк Роули җиткерде, дип яза ТАСС агентлыгы. "Хәзерге вакытта  безнең мәгълүматлар буенча 6 кеше һәлак булган, моннан тыш полиция 3 һөҗүм итүчене атты, –- дип белдергән агентлык китергән чыганак. – Зыян күрүчеләр саны арта бара".

Роули мәгълүматларына караганда, Лондон-бридж күпере тирәсендә автомобильнең җәяүлеләр өстенә менүе, алга Боро-маркет базарына таба хәрәкәт итүе хакындагы хәбәр 22.08 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 00.08 сәгатьтә) килеп ирешә.

Террорчылар автомобильдән чыгып та кешеләргә һөҗүм итә. Боро-маркет базарында, полициягә булган шалтыратудан соң 8 минут үткәч террорчылар атып үтерелә. Аларның барысында да үлем путасы була. Соңыннан ачыкланганча ул муляж була", – дип җиткергән Сконтленд Ярдның  терроризмга каршы көрәш һәм махсусу операцияләр буенча урынбасары.

Хастаханәгә 48 кеше алып килгәннәр. Бу хактка Лондон ашыгыч ярдәм хезмәте хәбәр итә.