Татарстан сулыкларында агымдагы елның маеннан 20 кеше батып үлгән

Узган елның шушы вакытында 17 кеше, шул исәптән 2 бала суга батып үлгән иде

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда агымдагы елның май аеннан сулыкларда 20 кеше батып үлгән, шул исәптән 2 бала. Узган елның шушы вакытында 17 кешенең, шул исәптән 2 баланың гомере суда өзелгән иде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Ул республикада 1 нче июньнән 31 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк су коену сезоны ачылганын искәртеп узды. Докладчы сүзләренә караганда, барлыгы ел башыннан Татарстанның су объектларында 23 һәлак булган кеше теркәлгән, узган елның шушы чоры эчендә – 28 мәет. “Былтыр коену сезонында 84 кеше батып үлгән, аларның 9ы – балалар. Бу шактый зур сан. Кешеләрнең сулыкларда үлүенең төп сәбәпләре булып, алкоголь исереклелеге халәтендә, җайлаштырылмаган урыннарда коенуы, тәртип бозуы, ата-аналарның балаларны начар каравы һәм йөзә белмәү санала”, - диде ул. Ю. Венедиктов сөйләгәнчә, 30 нчы майда ТР да ике яшүсмер батып үлгән, һәм Яр Чаллыдан тагын бер 14 яшьлеге имгәнгән. Яр Чаллыда 2001 нче елгы яшүсмер батып үлгән. Зәй районында, су скутерында йөргәндә, суга егылып төшеп, 2001 нче елгы малай батып үлә. Әлеге очракларның барысы да йөзү өчен каралмаган урыннарда килеп чыккан. 2014 нче елда административ җаваплылыкка 16 гидроцикл йөртүче җәлеп ителгән, быел – 2әү. “Бу эш алга таба да аерым контрольдә булачак”, - дип ассызыклады спикер.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары, шулай ук, инспекциядә учетта барлыгы халыкка күпләп ял итү өчен каралган 172 урын исәпләнүе, коткаручылар һәм җәмәгатьчеләрнең бары тик Казанда гына кизү торуы турында хәбәр итте. Чистайда коткаручылар урынына физкультура укытучылары һәм җәмәгатьчеләр кизү тора. Калган районнарда бу эш башлангыч стадиядә.

Хәзерге вакытта Аз сыешлы суднолар буенча дәүләт инспекциясендә учетта 37 пляж бар. 1 нче июньгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 23 пляжга техник тикшерү үткәрелгән, 18е файдалануга рөхсәт ителгән, 5 язма боерык әзерләнгән, 2 пляж куллануга кертелмәгән.

Казанда файдалануга 4 пляж рөхсәт ителгән. Карьер бистәсендәге бер пляж, тирәнлеге аркасында, куллану өчен рөхсәт ителмәгән, ләкин массакүләм ял итү урынына күчерелгән, анда коткаручылар кизү тора һәм медпункт бар. “Пляжларны эксплуатацияләү буенча төп хилафлыклар булып, йөзү урыннарында водолазлар тикшермәү, коткару постлары булмау, пляжларда су коену урыннарынңда чикләр билгеләнмәү тора. Зәйдә, яшүсмер үлгән урында, күп еллар дәвамында рәсми пляж бөтенләй юк. Лаеш районында бер пляж кыскартылган, Нурлатта әлегәчә пляж әзерләнмәгән”, - дип шәрехләде Венедиктов.

Үз чиратында, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев йөзү өчен рәсми төстә рөхсәт ителгән пляжларда коткаручылар дежурлыгы оештырылган булырга, ярдәм күрсәтү өчен кирәкле медикаментлар белән тәэминат булырга тиешлеген билгеләп узды. Шулай ук, пляжга бару юлында “коену рөхсәт ителми” дигән күрсәткечләр куелырга тиеш. “Ялда ата-аналар балаларын йөзәргә өйрәтергә һәм суның кеше гомере өчен куркыныч тудыру ихтималлыгы турында кисәтергә тиеш. Әгәр балалар лагерьларында бассейннар бар икән, балалар өчен йөзәргә өйрәтү буенча махсус курслар уздырылырга тиеш. Балаларга суның файдасы һәм куркыныч янавы турында да лекцияләр укырга кирәк. Барлык су транспорты чаралары хуҗаларының махсус таныклыгы булырга тиеш. Һәркем суның шундый ук юл булуын аңларга, һәм йөртү таныклыгы, һичшиксез, булу зарурлыгын аңларга тиеш”, - дип тәмамлады ул сүзен.