Казан дары заводы матдәләренең атмосферага чыгарылуы куркыныч тудырмый – ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Казанда яшәүчеләр Казанның Киров районында җирән төстәге төтен чыгуны күзәтә

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Казанда яшәүчеләр Казанның Киров районында Казан дары заводы өстеннән һавага күтәрелүче җирән төстәге төтенне күреп куркуга калды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, әлеге төтен – азот оксидын чыгару буенча планлаштырылган эшләр нәтиҗәсе, һәм алар куркыныч тудырмый. Казан дары заводы мәгълүматы буенча, азот оксидының һавага чыгарылуы, регламент эшләре нигезендә, алдан планлаштырылган булган.

“Регламент эшләренең шундый табигый булмаган нәтиҗәләре, Казан дары заводы вәкилләре аңлатканча, килеп чыккан метеошартлар белән бәйле. Җәен кояшлы көндә алар аеруча күренә”, - дип ассызыклыйлар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә. Бүген Казан дары заводы өстенннән һавага күтәрелгән җирән төтен, яки белгечләр әйтмешли, “төлке койрыгы” – азот оксиды, нитроцеллюлоза таркалу нәтиҗәсе. Бу матдә шәһәрлеләр сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый. Бу хакта тиешле хезмәтләрнең даими рәвештә һаваны үлчәү нәтиҗәләре сөйли.