Чаллы янындагы һәлакәттә имгәнгән өч кешене хастаханәгә озатканнар

 «Хендэ» йөртүчесе идарә итә алмаган һәм зур тизлектә каршы як полосага чыгып, «Нива»га бәрелгән.

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Чаллы янында булган һәлакәттән соң ике йөртүчене һәм пассажирны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз корреспонденты хәбәр итте.

Һәлакәт кичә, 3 майда, 18.00 сәгать тирәсендә Татарстанның Тукай районында Чаллы-Водозабор юлында булган.

64 яшьлек ир-ат «Хендэ» белән идарә итә алмаган һәм зур тизлектә каршы як полосага чыгып, «Нива»га бәрелгән.

Һәлакәттә «Нива»ның 46 яшьлек йөртүчесе һәм 74 яшьлек пассажиры зыян күргән. Аларны күпсанлы җәрәхәтләр белән Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

«Хэндэ» йөртүчесен шулай ук ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып киткән.

«Ике ир-атның да машина йөртү стажлары зур, икесе дә куркынычсызлык каешын эләктергән. Хәзер юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү бара», - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге ЮХИДИ идарәсе начальнигы Шамил Ганиев.