Чаллыда полиция белән «куышкан» шоферны тоткарлаганнар

26 яшьлек егеткә карата административ хокук бозу турында берьюлы биш беркетмә төзелгән.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда полиция белән «куышкан» шоферны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Чаллының Тынычлык проспектында «Лада» автомобиленең йөртүчесе полиция хезмәткәренең «туктарга» дигән таләбенә буйсынмаган. ЮХИДИ инспекторлары аның артыннан куа киткән һәм берникадәр вакыттан соң кагыйдә бозучыны тоткарлаганнар.

Ул 26 яшьлек Чаллы кешесе булып чыккан. Кагыйдә бозучыны полиция бүлегенә алып килеп, аңа карата административ хокук бозу турында берьюлы биш беркетмә («Медиицна тикшерүе үтүдән баш тарту», «Транспорт чарасы белән иминлек каешын эләктермәгән килеш идарә итү», «Транспорт чарасын туктатырга дигән таләпне үтәмәү», «Светофорның кызыл утына чыгу» һәм «Җәяүлегә өстенлек бирмәү») төзегәннәр.

Әлеге хәлне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, «Лада» шоферы исерек булган.