Әлмәттә бурычлының милкенә арест салганнар

Ирнең алимент буенча 280 мең сум бурычы җыелган.

(Әлмәт, 4 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Алимент буенча зур суммадагы бурычы булган Әлмәт кешесенең милкенә арест салганнар. Бу турыда раон басмасы хәбәр итә.

Әлмәттә яшәүче бу ирнең алимент буенча 280 мең сум бурычы җыелган. Шәһәр суды аларны мәҗбүри түләттерү турында карар кабул иткән. Суд карарын приставларның район бүлегенә җибәргәннәр. Приставлар әлмәтленең яшәү урыны буенча барып, аның милкенә арест салган. Алар шулай ук аның эш урынын да ачыклаган һәм хезмәт хакыннан бер өлешен тотып калу турында карар юллаганнар.

Ир-атка арест салынган милекне кайтару өчен бурычларын түләргә туры киләчәк.

Аның улы инде балигъ булса да, бу ир-атны алиментлар буенча бурычлардан азат итми, дип хәбәр итә Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.