Казанның Ак. Губкин урамында җиңел машина янып беткән

Янгын кыска ялганыш аркасында чыккан дип фаразлана

(Казан, 4 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген 4 сәгать 09 минутта Казанның Ак. Губкин урамында җиңел машина янып китүе турында хәбәр килеп иреште. Ут җиңел машинаны юкка чыгарган. Беркем дә зыян күрмәгән. Янгын мәйданы 2 кв. м. тәшкил итә.Фаҗига кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип фаразлана, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Янгын нәтиҗәләрен бетерү өчен, 8 кеше һәм 3 берәмлек техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 6 хезмәткәре һәм 2 берәмлек техникасы, җәлеп итегән.