Чаллыда лифт янган

Бу хәл узган төндә булган

 (Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Узган төндә сәгать 2.39да Чаллы каласы йортларының берсенең подъездында төтен исе таралуы турында хәбәр алынган булып, анда янгын сүндерүчеләр килгән. Янгын лифт кабинасын бетергән, аның нәтиҗәсендә беркем каза күрмәгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте биргән белешмә буенча, янгын нәтиҗәләрен бетерүгә 34 кеше һәм 11 берәмлек техника җәлеп ителгән.