news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Беломорск урамында шәхси йортта янгын чыккан

Ут икенче катта чыккан, янгынның мәйданы 30 квадрат метрга якын тәшкил иткән.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Беломорск урамында шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 13.44 сәгатьтә 112 бердәм номерына Казанның Беломорск урамында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Ут икенче катта чыккан, янгынның мәйданы 30 квадрат метрга якын тәшкил иткән. Янгынны ут белән көрәшүчеләр ярдәмендә сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, өйнең диварлары һәм түшәме, хуҗаларның шәхси әйберләре зыян күргән.

Янгын башланган вакытта хуҗалар өйдән чыгып өлгергән, беркем дә зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100