Татарстанда бюджет өлкәсендә ришвәтнең уртача күләме 102 мең сум тәшкил иткән

Республикада ел башыннан аеруча зур күләмдәге 42 ришвәт очрагы теркәлгән.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнара Әүхәдиева).2019 елда Татарстанның бюджет өлкәсендә ришвәтнең уртача күләме 102 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш һәм бюджет акчаларын яклау бүлеге башлыгы Илнур Хәйруллин сөйләде. «2019 елда ришвәтчелекнең 273 очрагы теркәлгән, шуларның 42се аеруча зур күләмдә — 150 мең сумнан арткан очраклар. Татарстанда бюджет өлкәсендә ришвәтнең уртача күләме 102 мең сум тәшкил итте», - дип сөйләде Хәйруллин.Хәйруллин мәгълүматларына караганда, ришвәтчелек фактлары нигездә мәгариф, социаль тәэмин итү, сәламәтлек саклау, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә теркәлә.Илнур Хәйруллин 2019 елда ришвәт буенча кузгатылган иң яңгыравыклы җинаять эшләрен искә төшерде, алар турында «Татар-информ» элегрәк хәбәр иткән иде. Алар арасында Бөгелмә районының элеккеге башлыгы Илдус Касыймов эше, ул коммерция фирмасы директорыннан муниципаль контрактлар төзүдә ярдәм иткән өчен 2,5 млн сумлык ришвәт алган. «Татарстан Почтасы» бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Галихановның эше — 330 мең сум ришвәт алу буенча, шулай ук Казанның мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгы Илнар Һидиятов эше күрсәтелә. Һидиятов 800 мең сум ришвәт алуда шикләнелеп кулга алынган.