Суд элегрәк кулга алынган ТР полицейскийларының берсен вазыйфасыннан азат иткән

Тикшерүнең Марат Садыйховка карата шикаяте канәгатьләндерелгән

 (Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Казанның Совет районы суды тикшерүнең ТР буенча ЭЭМ дүрт хезмәткәрен: Россия ЭЭМ ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге башлыгы 33 яшьлек Андрей Алексеев, Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге башлыгы 32 яшьлек Дмитрий Андриенко, Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең полиция башлыгы 37 яшьлек Руслан Хәлимдәров, Россия ЭЭМ ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге хезмәткәре 41 яшьлек Марат Садыйховны - вазыйфаларыннан азат итү турындагы шикаятен карый. Әлеге шикаять кичә судка җибәрелгән.

Беренче булып, Россия ЭЭМ ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге хезмәткәре Марат Садыйховны вакытлыча вазыйфасыннан азат итү турындагы шикаять каралды. Шик астындагы ир утырышта катнашты.

Тикшерүче искәртеп үткәнчә, М.Садыйхов уртача авырлыктагы җинаять кылуда шикләнелә, аның өчен 3 елдан артык срокка иректән мәхрүм итү каралган. Тикшерүче сүзләренчә, Садыйхов вазыйфасын башкарганда, хезмәт элемтәләреннән файдаланып, тикшерүгә тәэсир итә ала.

Полицейский судка белдергәнчә, ул тикшерүнең дәлилләре белән килешми. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, аның өч кечкенә баласы бар, берсе – инвалид, хатыны эшләми. Моннан тыш, хәзмәткәр фатир өчен кредит түли. Шик астындагы ир ассызыклап үткәнчә, ул гаиләне бердәнбер тәэмин итүче, ә вазыйфасыннан азат иткән очракта хезмәт хакыннан мәхрүм булачак.

Якларның фикерләрен тыңлаганнан соң, суд тикшерүнең М.Садыйховны башлангыч тикшерү вакытында вазыйфасыннан азат итү турында шикаятен канәгатьләндерде. Шул ук вакытта шик астындагы ир-атка яшәү минимумы (7 мең 941 сум) күләмендә дәүләт пособиесе билгеләнгән. Аны түләү буенча бурычлар Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенә йөкләнгән.

Исегезгә төшерик: РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары һәм РФ ЭЭМ Куркынычсызлык советының баш идарәсе тарафыннан Россия ЭЭМ ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге башлыгы 33 яшьлек Андрей Алексеев, Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге башлыгы 32 яшьлек Дмитрий Андриенко, Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең полиция башлыгы 37 яшьлек Руслан Хәлимдәров, Россия ЭЭМ ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге хезмәткәре 41 яшьлек Марат Садыйхов кулга алынган.

Алар һәрберсе башкарган җинаять эшләренә карап, РФ ҖК 286 нче маддәсенең 1 нче частендә (“Вазыйфаи вәкаләтләрдән файдалану”), РФ ҖК 228 нче маддәсенең 2 нче частендә (“Законсыз рәвештә наркотик матдәләрне алу, саклау, күчерү”), РФ ҖК 294 нче маддәсенең 3 нче частендә (“Хөкем итүгә һәм тикшерү алып баруга каршылык күрсәтү”) каралган җинаятьләрне кылуда шикләнелә.

Хәзерге вакытта тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла.