Татарстанда Чиләбе өлкәсе чит ил машинасы белән юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән

Бүген иртәнге җидедә республиканың Минзәлә районында М7 трассасында «Шкода» һәм «Лада» бәрелешкән.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда Чиләбе өлкәсеннән килгән чит ил машинасы белән юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләде.

Фаҗига бүген иртәнге җидедә республиканың Минзәлә районында М7 трассасында булган.

Һәлакәт шаһитлары сөйләвенчә, Чиләбе өлкәсе номерлары булган «Шкода» машинасын йөртүче борылышта 14нче модель «Лада» автомобиленә юл бирмәгән.

Бәрелешү бик көчле булган, «Лада» автомобиле юлдан кюветка алып ташланган, ул анда әйләнеп капланган, ә чит ил машинасының ишеге каерылып чыккан.

«Чит ил машинасы пассажиры булган кыз һәм «Лада» йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең икесен дә табиблар хастаханәгә алып китте», - диде агентлыкка юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.