Татарстанда Бөгелмәнең мәктәп архивында чыккан янгынны тиз арада сүндергәннәр

Янгын Карабаш бистәсендә гомуми белем бирү мәктәбендә чыккан.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Бөгелмә районында Карабаш бистәсендә мәктәп архивында янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Карабаш бистәсендә 2нче гомуми белем бирү мәктәбенең икенче катында янгын чыгу очрагы турында хәбәр алынган. Урынга 64нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре киткән.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, бинадан каравылчы үзе чыккан. Бу вакытта икенче кат тәрәзәләреннән куе төтен агылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре оператив рәвештә 15 квадрат метр мәйданда янгынны сүндергәннәр. Ачыкланганча, архив бинасында иске оргтехника янган.

Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән.