Төнлә Казанда ут капкан машина янындагы өч автомобильгә зыян килгән

Янгында имгәнүчеләр юк.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Төнге сәгать өчтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Казанның Лаврентьев урамында Toyota автомобиле януы турында хәбәр килә.

«Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, берничә минуттан махсус хезмәтләр килеп, 6 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергән.

Ут капкан машина янында торган ике BMW һәм Nissan автомобильләренә дә зыян килгән. Янгында имгәнүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәпләрен дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте тикшерүчеләр ачыклый.