Пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Петербург самолеты Казан аэропортына төшкән

Пассажирны Казан хастаханәсенә урнаштырганнар.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген төнге сәгать өченче яртыда Санкт-Петербургтан Кыргызстанның Ош шәһәренә оча торган самолет Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган. Борттагы бер пассажирның хәле начарланган.

«04:28 сәгатьтә борт маршрут буенча рейсын дәвам иткән. Пассажирны Казан шәһәре хастаханәсенә урнаштырганнар», — дип сөйләде «Татар-информ»га «Казан» Халыкара аэпорты матбугат-секретарь Гадел Гатауллин.