Казанда «Перспектива» лицее янында 11 яшьлек баланы машина бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте «Әкияти урман» торак комплексы янында Рауис Гәрәев урамында булды.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ). Казанда «Перспектива» лицее янында 11 яшьлек баланы машина бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһиты хәбәр итте.

ЮХИДИдә юл-транспорт һәлакәтенең «Әкияти урман» торак комплексыннан ерак түгел Рауис Гәрәев урамында булуын расладылар.

«Авария турында гариза бүген сәгать бишләр тирәсендә килде. Автомобиль Гәрәев урамында 11 яшьлек баланы бәрдергән», - дип сөйләделәр Казанның Дәүләт автоинспекциясендә.