Казанда Мәскәүдән килгән «Хендэ» автомобиле йөк машинасы белән бәрелешкән

Юл һәлакәте бүген иртән Мамадыш тракты һәм Интернационал урамы чатында килеп чыккан.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Мәскәүдән килгән «Хендэ» автомобиле йөк машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 4.24 сәгатьтә Мамадыш тракты һәм Интернационал урамы чатында «Хендэ» автомобилен идарә итүче 24 яшьлек егет йөк автомобиленең артына килеп бәрелгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Авария нәтиҗәсендә төрле тән җәрәхәтләре алган җиңел автомобильнең йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.