Россия гражданнары Лас-Вегастагы атышта зыян күрмәгән

Лас-Вегастагы атышта 59 кеше вафат булган, 527 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Беренчел мәгълүматлар буенча, Американың Лас-Вегас шәһәрендә булган атышта россиялеләр корбан булмаган, дип хәбәр итә "Интерфакс", әлеге илдәге Россия илчелеге хәбәренә сылтама биреп.

Туризм буенча федераль агентлыгы (Ростуризм) мәгълүматы буенча, хәзер Лас-Вегаста 50гә якын Россия туристы бар, ә оештырылган турист төркемнәре анда юк.

Лас-Вегастагы атышта 59 кеше вафат булган, 527 кеше төрле җәрәхәтләр алган.