Казанның берничә сәүдә үзәгендә кешеләрне эвакуациялиләр

“Кольцо", "Сувар Плаза", "Парк Хауз", "Мега", "Тандем", "Франт" сәүдә үзәкләрендә эвакуация бару турында хәбәр ителә.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Казанда "Кольцо", "Сувар Плаза", "Парк Хауз", "Мега", "Тандем", "Франт" сәүдә үзәкләрендә кешеләрне эвакуациялиләр, дип хәбәр итә шаһитләр.

Бүген Казанда, "Татар-информ" чыганагы мәгълүматлары буенча, шәһәрнең төрле объектларында миналар куелу турында 15ләп шалтырату кабул ителгән. Андый урыннардан 70тән артык кешене эвакуацияләү турында билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк "Татар-информ" "Казан" халыкара аэропортында да эвакуация башкарылуы турында язып чыккан иде.