Фото: Югары Ослан районында юл һәлакәтеннән соң җиңел машина йөртүчесе һәлак була

Юл һәлакәте җиңел машина белән йөк машинасының бәрелүе аркасында килеп чыга.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Югары Ослан районында юл һәлакәтеннән соң җиңел машина йөртүчесе һәлак була. Юл һәлакәте җиңел машина белән йөк машинасының бәрелүе аркасында килеп чыга. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү-Уфа трассасының 758 километрында йөк машинасы белән бәрелешкәннән соң 26 яшьлек җиңел машина йөртүчесе һәлак була.

Бәрелешүдән йөк машинасы юл читенә төшеп китә.