Фото: балалар бакчасы эшчесе бетон плитә астында калган

Зыян күргән эшчене коткаручылар плитә астыннан чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшырган.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Ремонт эшләре вакытында Казанның "Йолдызкай" балалар бакчасы эшчесе бетон плитә астында калган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу хәл Казанның Ленская урамында була. Зыян күргән эшчене коткаручылар плитә астыннан чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшырган.